6 июнь көнне Иске Гришкин авыл китапханәсендә «Кояшкай» мәктәп яны җәйге лагере балалары өчен «Тылсымлы Пушкин илендә» дип исемләнгән әкияти сәяхәт үткәрелде.
Балалар балачактан ук таныш булган Пушкин әкиятләренең геройларын искә төшерделәр, «Пушкин әкиятләрен белүчеләр» дигән әкият викторинасында бердәм катнаштылар, шигырьләр һәм яраткан өзекләр укыдылар, әкиятләрен ясадылар. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, шагыйрьнең иҗатына булган мәхәббәтен күрсәттеләр. Шагыйрьнең бай әдәби мирасы «Әкияти Пушкин илендә»дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде.