Пушкин сукмагы буйлап

2022 елның 7 июне, сишәмбе

6 июнь көнне Тойма авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Россия көне һәм халыкара рус теле көне уңаеннан "Табуретка -2022" район акциясенә кушылдылар.

«Пушкин сукмагы буйлап " дип исемләнгән әдәби кичә бик кызыклы үтте. «У лукоморья дуб зеленый» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларны бөек рус язучысы А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар язучының әкиятләре буенча викторинада актив катнаштылар. Балалар, урындыкларда утырып һәм басып, мәдәният йорты мәйданында «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях», «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятләреннән өзекләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International