"Табуретка -2022" район акциясе

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

6 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йорты китапханәче белән берлектә Пушкин көненә һәм халыкара рус теле көненә багышланган "Табуретка -2022" район акциясенә кушылдылар.Әлеге акцияне оештыручылар: "ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәкара иҗтимагый оешмасының Менделеев бүлекчәсе һәм "ТР Менделеевск муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе. Акциянең максаты: бөек рус язучысы А.С. Пушкинның Бөтендөнья иҗади мирасын популярлаштыру. "Сказка о мертвой царевне и семи богатырях" и  "Руслан и Людмила"әкиятләрен 2 нче сыйныф укучысы Штинников Арсений укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International