7 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә “Теремок” мәктәп яны лагере балалары өчен (педагоглары Әхмәтгәрәев Г.Г. һәм Фәттахова А.А.) А.С. Пушкин иҗатына багышланган “Аның каләме - мәхәббәт белән сулый” дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде.
Чара барышында китапханәче балаларны бөек рус шагыйренең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар А.С. Пушкинның әсәрләре буенча «Әкияти тылсым» викторинасында бик теләп һәм актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, Пушкин әкиятләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. "Алтын әтәч турында әкият"еннән өзекләр укылды. «Пушкинның әкият дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.