Петр I - үзе бер тарих

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 9 июнендә Россия Бөек император һәм реформатор Петр Бөек тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. Петр I- соңгы Бөтен Русь патшасы (1682-1721) һәм беренче Россия императоры (1721-1725). Ул идарә иткәндә даими армия һәм флот оештырыла, Санкт-Петербургка нигез салына, ә ил империя дип игълан ителә. Нәкъ менә аның каршында беренче мәдәни учреждениеләр: «Кунсткамера» музее, һәркем файдалана алырлык китапханә ачыла.

Петр I юбилеена Ижевка авыл китапханәсе «Петр I үзе бер тарих " дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү үткәрде.

Чарада катнашучылар Петр I тормышы турында тарихи фильм карадылар, аннан соң китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче А.С. Пушкинның «Медный всадник» шигырен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International