9 июнь, Бөек Петрның туган көнендә, Татар Чаллысы авыл китапханәсендә «Бөек дәүләтнең бөек солтаны " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Мәктәп яны лагере балалары өчен «Петр белән Россиягә килгән үсемлекләр» дип исемләнгән танып - белү-уен сәгате узды. Балалар гади бәрәңгенең кайчандыр сирәк тәмле азык булуы турында белделәр. Кешеләр аны дөрес үстерә белмәгән, аның бүлбесен түгел, ә агулы булган бәрәңге алмасын ашаганнар. Бәрәңге гадәти рус ризыгына әверелгәнче йөз елдан артык вакыт узды. Петр Беренченең җиңел кулы белән көнбагыш Россиягә XVIII гасыр башында эләгә һәм бары тик шунда гына, май ясаучы Д.С. Бокаревның зирәклеге һәм осталыгы аркасында көнбагыш мае җитештерү өчен менә дигән чималга әверелә. Петр I аркасында мандарин турында беләләр. Алган белемнәр кызыклы конкурсларда беркетелде.