2022 елда илебез күренекле дәүләт эшлеклесе, даими армия һәм флотка нигез салучы, бөек император һәм реформатор Петр I тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. 9 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә Песәй урта мәктәбе белән берлектә мәктәп яны лагере балалары өчен "Петр Беренче - бөек реформа ясаучы" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде.
Петр I-Россия исеме"дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара барышында балалар бөек дәүләт үсеше өчен бөек реформаторның нинди зур өлеш кертүен һәм Петр I нең күпкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия бөек державага әверелүен белделәр. Чара "Кем ул Петр I" дигән мульфильм карау, күргәннәр турында фикер алышу һәм күргәзмәгә күзәтү белән тәмамланды.