Әкият белән очрашу

2022 елның 10 июне, җомга

«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсенең еш кунаклары. Бу юлы да балаларны китапханәчеләр әкиятләр буенча чираттагы сәяхәткә көттеләр.

Балалар викторинада актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар китапханәсендә Пушкин атналыгы бару сәбәпле, әлбәттә, А.С. Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр. Очрашу «Лукоморье»шигырен яттан уку белән тәмамланды. Очрашуда катнашучылар әкиятләрне яратуларын һәм китаплар белән дус булуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International