Елмаю боз эретә

2022 елның 10 июне, җомга

9 июнь – Халыкара дуслар көнендә, Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән  “Елмаю боз эретә” дигән игелек сәгате уздырылды. (Тәрбиячеләре Куликова М.В.)

Китапханәче уен формасында сабыйларга әдәплелек, дус булу, бер-берең белән аралашу, тылсымлы сүзләрнең көче турында аңлатты. Сихерләнгән урман җәнлекләрен коткару өчен, балалар бергәләп, матур сүзләр әйтеп, бер-берсенә елмаюлар бүләк иттеләр, йөрәк җылысын җибәрделәр, “Дуслык елмаюдан башлана” җырын җырладылар. “Иң зур дус” мультфильмын карап, эчтәлеге буенча нәтиҗәләр ясадылар.Яңа китап-журналлар белән танышкач, тема буенча рәсем ясадылар. Китапханәдән барлык балалар да күчтәнәч белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International