6-10 июнь көннәрендә балалар китапханәсендә А.С.Пушкин истәлеге атналыгы узды.
Абнементта "Үзеңне шагыйрь итеп хис ит" фотосессиясе узды. Теләге булган һәр кеше А. С. Пушкинның, шигырьләрен укый алды.. Яшь китап укучылар бөек рус язучысының шигъри дөньясына чумдылар. Бу фотосессия әлеге көннәрдә китапханәгә килгән бер генә укучыны да битараф калдырмады. Атна дәвамында 1,4,7 номерлы мәктәп, гимназия һәм Монаш мәктәбе яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен уен программасы үткәрелде. Китапханәчеләр Е.Назарова Л.Галиуллина яшь китап укучыларга шагыйрьнең иҗади юлы турында сөйләде. . Балалар, китапханәче сорауларына җавап биреп, әкиятләрне искә алдылар. Шунысы куанычлы, безнең балалар яраткан шагыйрь әкиятләрен бик яхшы беләләр.