Тихоново авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган танып-белү чарасы үткәрелде.
Китапханәче балаларны 12 июнь бәйрәме тарихы, илебезнең дәүләт символикасы һәм Россиянең искиткеч урыннары белән таныштырды. Балалар белән Россия турында шигырьләр сөйләделәр һәм Ватаныбызның төп җырын-гимнны аягүрә башкардылар. Балалар «дәүләт символикасы турында нәрсә беләсең? " викторинасында катнаштылар, актив катнашкан өчен һәр бала татлы призлар алды.