Минем йортым - минем Россия

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Песәй урта мәктәбе, китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә «Теремок» мәктәп яны лагере балалары өчен Россия көненә багышланган «Минем йортым-минем Россия» дип исемләнгән мәгълүмати – патриотик сәгать үткәрелде.

«12 июнь-Россия көне»дип исемләнгән китап  күргәзмәсе оештырылды. Чара тантаналы җыр - Россия гимны белән башланып китте. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, дәүләт символлары һәм аларның әһәмияте турында сөйләде. Барысы да Россия, аның тарихы һәм мәдәнияте,  дәүләт символларына багышланган «Мин Россиядә яшим» уен викторинасында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында барысы бергә «Россия - без синең балаларың " дигән җыр астында бию-флешмоб оештырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәүләт символлары турында танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International