10 нчы июньдә Тойгуҗа авылында татлы бәйрәм-Бөтендөнья туңдырма көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры, Гайфетдинова Гөлнара сөт коктейле әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.Моның өчен сок һәм туңдырма кулландылар. Боларның барысын да блендер белән болгаттылар. Менә шулай итеп сөт коктейле килеп чыкты.