10 июнь көнне Сәйтәк авыл клубында Россия көненә багышланган «Минем Туган илем» дип исемләнгән уен-сәяхәт узды.
Россия көне-ирек, закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең татулык бәйрәме. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.
Уен вакытында балалар бәйрәмнең тарихын белделәр. Россия халыкларының символлары, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар.