"Гаҗәеп Россия" -шундый исем астында балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган тарихи-әдәби сәяхәт узды. Очрашуга 1 нче гимназиянең һәм 4 нче мәктәпнең җәйге лагер укучылары чакырылган иде.
Китапханәчеләр Назарова Е.А. һәм Галиуллина Л. Г. балаларга бәйрәмнең тарихы, Россиянең үз тарихы, гореф — гадәтләре, үзенчәлекләре булган зур, күптөрле, мәһабәт ил булуы турында сөйләделәр. Балалар «Гаҗәеп Россия» китабы буенча сәяхәт кылдылар һәм Россия турында кызыклы фактлар белделәр. Очрашу ахырында балалар «Тынычлык күгәрчене» ясау буенча мастер-класста катнаша алдылар.