12 июньдә Иске Гришкин авылында "Изге Троица" бәйрәмен үткәрделәр.
Мәйданда бәйрәмчә күңел ачулар узды: халык уеннары, көрәш, җырлар, биюләр, ярышлар, традицион тәкыяләр үрү, тасмалар бәйләү, каен тирәли әйлән-бәйлән әйләнү. Менделеевск районының керәшен коллективлары:" Бигәш" халык фольклор ансамбле, "Бигәш" балалар фольклор ансамбле, Менделеевск шәһәренең "Туганайлар" ансамбле, Монай авылыннан "Миләшкәй" ансамбле, Сәйтәк авылыннан "Карәндәшләр", Карманково авылыннан "Играмодыш" мари ансамбле тамашачыларны иҗади номерлар белән сөендерде. Бәйрәмнең төп өлеше булып елга буйлап каен ботаклары җибәрү булды.