"Әйдәгез, тату яшик!" исемле чара

2022 елның 14 июне, сишәмбе

11 июнь көнне Тойма мәдәният йортында " Әйдәгез, тату яшик!" дип исемләнгән чара узды.

Чараның максаты: коллективта укучылар арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итү, "дус", "дуслык" сүзләре барлыкка килү чыганаклары турында төшенчә бирү. Бүген Тойма мәдәният йорты директоры балалар белән дуслыкның ныклы, тугры, озын булуы турында сөйләште. Нинди матур сүз - дуслык. Син аны әйтәсең, һәм шунда ук дустыңны искә төшерәсең, аның белән кар атышып уйнау, яңа китап уку яки үз-үзең турында сөйләү кызык. "Дуслык" сүзе килеп чыгуга  шунда ук мультфильмнарның күңелле геройларын искә төшерәсең.  Дус - авыр минутларда сиңа һичшиксез ярдәм итәчәк, дус - ул әни дә, дус - ул сиңа белем серләренә күз салырга ярдәм итәчәк мәктәп укытучысы, һ.б

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International