Россия көненә "Җәйге велоузыш"

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Тойма авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Россия, Туган илем" дип исемләнгән велоузыш уздырды.

Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер генә тапкыр булса да ике тәгәрмәчле велосипедта йөрде. Безнең төп бурычыбыз-балаларга велосипедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен  белү, үз сәламәтлегебез өчен җаваплылык тәрбияләү. Велоузыш башланыр алдыннан директор һәм китапханәче балалар һәм яшьләргә велосипедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында укыды. Һәр катнашучы велосипед йөртүдә үз осталыкларын күрсәтә алды. Велоузышны уңышлы узган  өчен барлык катнашучылар да бәйрәм хөрмәтенә Россия әләме һәм тәмле сый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International