14 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 20 нче гасырның күренекле шагыйре Роберт Рождественскийның тууына 90 ел тулу уңаеннан «сагышның секундлары турында уйлама...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырдылар.
Рождественский – ул Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгын да, СССР чорының бөек вакыйгаларын да, бөек мәхәббәт могҗизасын да чагылдырган бөтен бер шигырьләр һәм җырлар дөньясы. Аның шигырьләренә җырлар хәзер дә популяр, алар күп кенә кинофильмнарда яңгырый. Бу - Мгновения», «За того парня», «Эхо любви», «Там за облаками». Чарада яңгыраган җырлар тамашачыларны елмаерга да, ямансуларга да, тормышларының иң бәхетле мизгелләрен искә төшерергә дә мәҗбүр итте.