Бөрешле авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Бөрешле мәктәп яны лагере балалары өчен Петр I тууның 350 еллыгына “Рус җирен данлаучы” дигән тарихи дәрес уздырды.
Балалар Петр I биографиясе белән таныштылар, аның Россия үсеше өчен, Россия флоты һәм армия реформасы, төзү һәм ныгыту өчен никадәр күп эшләгәнен белделәр. Чара азагында балалар «Кем ул Петр I» дигән танып белү мультфильмын карадылар һәм рәсемнәр ясадылар.