15 июнь көнне Песәй авыл китапханәсе укытучылар Әхмәтгәрәева Г.Г. һәм Фаттахова А. А. белән берлектә мәктәп яны лагере балалары өчен "Балыкчы балыкчыны ерактан күрә"дип исемләнгән экологик-танып-белү уены үткәрделәр.
Балык тотар алдыннан балалар белән куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде. Балалар балык тоту кирәк-яраклары һәм балыкларга җимлекләр турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, балыкларның төрләрен искә төшерделәр. Балык тоту барышында кечкенә балыкчылар ике "алтын балык" тоттылар һәм теләкләр әйттеләр. Балык тоту кызыклы һәм мавыктыргыч булды.