Табигать- тиңсез хәзинә

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең лагерьга йөрүче балалары белән “Табигать - тиңсез хәзинә” дигән экологик уен үткәрелде.

Катнашучылар “Урман табышмаклары”, “Кайсы артык”, “Тасвирламасы буенча таны”, “Эрудит” дигән бәйгеләрдә катнашып, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Актив катнашучы балалар кечкенә бүләкләргә ия булдылар. Табигатькә сак караш турында әңгәмәдә катнашу, “Экология нәрсәгә өйрәтә”, “Пластикның зыяны” дигән видеоязмалар карау балаларның экологик белемнәрен камилләштерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International