16 июнь көнне балалар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең мәктәп яны лагеры балалары булды.
Уен зонасында алар кызыксынып өстәл уеннары уйнадылар, журналлар укыдылар. рәхәтләнеп китаплар белән таныштылар. Ә иң кызыгы аларны уку залында көтте. Алар өчен "Шишкин көне" уены үткәрелде.