“Күркә көне” - шундый исем астында 1 нче, 4 нче, 7 нче һәм Ильнәт белем бирү учреждениеләренең мәктәп яны лагерьлары балалары өчен балалар китапханәсендә уен программасы узды.
Балалар ылыслы урманга сәяхәт кылдылар һәм ылыслы агачларның ни өчен шулай аталуын, шулай ук яфраклы агачлардан ни белән аерылуларын белделәр. Китапханәчеләр Е.Назарова һәм Л. Галиуллина агачлар турында табышмаклар әйттеләр һәм балалар белән бергә тиен әзерләгән биремне үтәделәр, күркәләр белән уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан балалар «Шишка» мультфильмын карадылар.