Чәршәмбе кич кузгалган өермә шәһәр һәм авыл халкына шактый кыенлыклар тудырды.
Гәрчә күк йөзендә бер генә болыт әсәре булмаса да, ул кичке сәгать бишләр тирәсендә кинәт башланды. Ярты сәгать эчендә шәһәр өстен кара болыт каплап алды, җил күтәрелде һәм көчле яңгыр башланды. Озакка сузылмаса да, өермә шактый зыян салып өлгерде.
Ныгып җитмәгән каеннар һәм өянкеләрнең зәгыйфь ботаклары сынып төште. Фомин, Профсоюзная, Ушков, Юбилейная, Пушкин, Бурмистров урамында шундыйлар күп очрады. Урамны яктырту өчен җаваплы электр линияләре өзелде.
Өермә проблемаларның берсен кабат кузгатты, электр линияләре белән янәшәдә биек агачлар үсә, көчле җил булганда алар чыбыкларны өзеп, шәһәрне энергиясез калдыруы мөмкин. Яки берәр бина өстенә авулары бар. Мисал өчен Ушков урамында яшәүчеләрне Аллаһ саклаган, бер метрга якын юанлыктагы карт өянке төбеннән коймага ауган.
Шул ук көнне шәһәрнең үзәк урамнарының аунап ятучы ботакларны төзекләндерү компаниясенең эшчеләр бригадасы җыештырды.
