Сорау:
"Май аенда гаиләдә җан башына уртача керем төбәктә яшәү минимумы күләмен арттыру сәбәпле, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләү билгеләүдән баш тарту чыгарылды. Хәзер яшәү минимумы артты. Кабат гариза бирергә кирәкме?»
Җавап
«Әгәр 2022 елның 1 апреленә сезнең гаиләгезнең җан башына уртача кереме төбәктә җан башына яшәү минимумы күләменнән 1000 сумнан да артмаган булса, сезгә пенсия фонды белгечләре тарафыннан ай саен ен түләүгә кабат гариза бирү мөмкинлеге турында хәбәр ителәчәк.
Сорау
"Май аенда түләүгә гариза бирдем, яшәү минимумының 50% ын билгеләделәр. Хәзер яшәү минимумы артты. Әгәр мин яңадан гариза бирсәм, миңа түләү күләмен арттыру ягына яңадан карарга мөмкиннәр? "
Җавап
"Бу очракта сезгә түләү билгеләнгән инде. Бәяләү гариза бирү датасына, ул вакытта гамәлдә булган нормалардан чыгып башкарылган. Билгеләнгән айлык түләүне индексацияләү 2022 елның 01 июненнән башкарылачак, ә арттырылган күләмен Сез июльдә июнь ае өчен алырсыз. Әлеге түләүне билгеләү кагыйдәләре буенча аның өчен түбәндәге мөрәҗәгать билгеләнгән срок тәмамланганчы бер айдан да иртәрәк булмаган вакытта каралган. Ягъни, кабат гариза белән сез 2023 елның 1 апреленнән дә иртәрәк мөрәҗәгать итә алмыйсыз. Димәк, гариза билгеләнгән сроктан иртәрәк бирелгән вакытта, Сезгә кабат мөрәҗәгать итү срогын бозу сәбәпле кире кагу булачак ".
Сорау
"Яшәү минимумының артуына бәйле рәвештә апрель һәм май айлары өчен өстәмә түләү булырмы? Чөнки түләү суммасы артты бит?»
Җавап
"Юк, өстәмә түләүләр булмаячак. Яшәү минимумы 1 июньнән артты, шуңа бәйле рәвештә апрель һәм май өчен түләү суммалары 2022 елның апреленә яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Айлык түләү индексациясе 2022 елның 1 июненнән, ә арттырылган күләмне сез июльдә июнь ае өчен алачаксыз.