Уен мәйданчыгы көне

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

21 июнь көнне Сәйтәк авыл клубы балалар өчен   уен мәйданчыгы көне үткәрде. Клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны өстәл уеннары төрләре белән таныштырды.

Бүгенге көндә өстәл уеннары янә популярлыкка ия – заман белән бергә атлаучы яңа уеннар барлыкка килә, борынгы уеннар яңадан торгызыла.
Уеннар игътибарлылык, күзәтүчәнлекне үстерә, хәтерне ныгыта, иҗади сәләтләрен ача, коллективта эшләргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International