Үлемсез китап полкы

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана. Бу көнне Камай авыл китапханәсе мәктәп яны лагере балалары өчен «Үлемсез китап полкы» акциясе үткәрде, ул балаларның игътибарын дәүләтебезнең батыр үткәненә җәлеп итәргә, балаларның һәм яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләргә карата кызыксынуларын активлаштырырга тиеш.

Балаларга «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дигән презентация тәкъдим ителде. Соңыннан балалар әсәрләрдән өзекләр укыдылар һәм китап геройлары белән бергә авырту, ачу, өметсезләнү, соклану хисләре кичерделәр. Чара бер минут тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International