Сумаладан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Абалач мәдәният йортында кызыклы мастер-класс узды.

Элек эпоксид сумала күбесенчә  сәнәгатьтә  төрле өслекләрне ябыштыру өчен кулланылган. Әмма иҗади кеше иң гадәти нәрсәне сәнгатькә әйләндерергә сәләтле! 

 Эпоксид сумаланы үз куллары белән, декоратив бизәнү әйберләреннән башлап зәркән эшләнмәләр гә кадәр ясарга яратучылар киң кулланалар. Алай гына да түгел, бу сумаладан гадәти булмаган һәм искиткеч матур эшләнмәләр ясап төрле формаларга салырга мөмкин!

Абалач авыл мәдәният йортында авылда яшәүче Наталья Хараева булып, эпоксид сумаласыннан сәгать ясау буенча мастер-класс үткәрде. Шулай ук ингредиентларны кушып,  дизайн уйлап табу һәм, әлбәттә, кызыклы эшләнмәләр ясауда катнашу  кызык булды. Ә эшнең нәтиҗәсе-клубыбызны бизәячәк матур сәгатьләр. 

Без Наталья Александровнага иҗади мастер-класс өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм кабат кунакка көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International