18 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Турай авылында авыл көне үтте.
Ул иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, аны көтеп алалар һәм аңа әзерләнәләр. Бу-авылны үзгәрткән ветераннар, эшләүче буын, аның иминлеге өчен хезмәт куючылар һәм, әлбәттә инде, кече ватан язмышы өчен җаваплылык эстафетасын кабул итәргә тиешле яшьләр бәйрәме. Һәр бәйрәмнең атрибуты булып котлаулар, бүләкләр һәм изге теләкләр тора. Шуңа да бәйрәмдә иң беренче булып авылның озак яшәүчеләрен хөрмәтләү булды. Бәйрәм атмосферасын һәм яхшы кәефне концерт номерлары, төрле милли уеннар тудырды.