Халыкара олимпиада көненә багышланган  уен - танып-белү программасы

2022 елның 24 июне, җомга

Үзәк китапханә "Саулык" социаль ярдәм итү үзәгендә ял итүчеләр өчен халыкара олимпиада көненә багышланган  уен - танып-белү программасы үткәрде.

Чарада катнашучылар олимпия комитетының барлыкка килү тарихын, аның  беренче   җитәкчесен, нинди символлар, девиз һәм эмблема барлыгын белделәр. Мәгълүмати өлештән соң, катнашучылар, ике командага бүленеп, спорт тематикасына багышланган «Серле», «Нәфис» һәм «Уен " станцияләрен уздылар, күзәтүчәнлекләрен һәм белемнәрен тикшерделәр. «Вымпел» һәм «Стрела» командаларының тавышларын санаганнан соң, дуслык җиңде. Чара истәлегенә барлык катнашучыларга да спорт турында классик цитаталар язылган китап битләренә кыстыргычлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International