"Балык тоту" исемле танып-белү-уен программасы

2022 елның 24 июне, җомга

Балалар китапханәсендә 4 нче, 7 нче һәм 1 нче мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен "Балык тоту" исемле танып-белү-уен программасы  оештырылды.

Очрашу башында китапханәче Галиуллина Л.Г. балаларны «Балыкчы көне»нең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннары катнашучылар  командаларга бүленеп уеннар уйнадылар.  Шулай ук балалар үзләренең балыклар турында мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар  белүләрен күрсәттеләр.

Очрашу "Простоквашино - Рыбалка». мультфильмын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International