Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы

2022 елның 24 июне, җомга

Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы - бу махсус салым режимы, ул вакытта хисап тулысынча диярлек бетерелә, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә.

Салым хисабын һәм хисаплылыкны бюджеттан тыш дәүләт фондларына гадиләштерү, ә күпчелек очракларда гамәлдән чыгару
Иминият кертемнәрен түләргә кирәкми. Социаль гарантияләр бюджеттан тәэмин ителә
Документлар бирү срокларын һәм документлар форматларын үзгәртүне күзәтеп торырга кирәкми
Керемнәр һәм чыгымнар КТА, вәкаләтле банклар һәм салым түләүчеләр үзләре шәхси кабинетта күрсәткән белешмәләр буенча билгеләнә.
Салым автомат рәвештә һәм салым түләүченең үзе түгел, ә салым органы тарафыннан исәпләнә.
физик затлар кеременә салым (НДФЛ) буенча салым агентлары функцияләренең бер өлеше банкларга тапшырылган (НДФЛ банк тарафыннан исәпләп чыгарыла, хезмәткәрләргә түләүләр, акча кайтарулар һәм НДФЛ турындагы белешмәләр банк тарафыннан салым органнарына тапшырыла).

Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын

кем куллана ала?

Россия Федерациясенең 4 субъектында теркәлгән салым түләүчеләр: Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстан Республикасы


2022 елның 1 июленнән Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына барлык яңа шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар күчәргә мөмкин, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан - калган ШЭ һәм ЮЗ. Ирекле күчү


Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын  бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр куллана алачак:


Хезмәткәрләр саны биш кешедән артмый
Еллык керем 60 млн сумнан артык түгел
Оешмаларның төп чараларының калган бәясе 150 млн сумнан артмый
Исәп-хисап счетлары бары тик вәкаләтле банкларда гына ачылган
Хезмәт хакын бары тик акчасыз рәвештә генә түлиләр.
Башка махсус салым режимнарын кулланмыйлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International