Татарстан Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сибагатуллин вафат булды

2022 елның 24 июне, җомга

Менделеевск районы администрациясе Сибагатуллин Фатих Сәүбән улы вафат булу сәбәпле  туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татарстаннан Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сибагатуллин 73 нче яшендә вафат булды.

Фатыйх Сәүбән улы-профессор һәм ветеринария фәннәре докторы, 1990 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була. Бишенче, алтынчы һәм җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Думаның экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты әгъзасы. Депутат вәкаләтләрен 2021 елның октябрендә туктаткан, ТР Президентының экология буенча киңәшчесе булып эшләгән.

Фатих Сибагатуллинның вафат булуы зур югалту булды. Гаиләсенә һәм якыннарына ихлас күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

Мәрхүм белән саубуллашу иртәгә авыл хуҗалыгы министрлыгында 8: 00 сәгатьтә булачак.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International