«Хәтер шәме» акциясе Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә узды.
Акция һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында башланды, аның янында мәдәният йорты директоры һәм китапханәче авылдашлары белән бергә шәмнәр кабыздылар. Китапханәче балаларга бу акциянең совет солдатлары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү икәнлеген сөйләде. Һәр теләгән кеше безгә тыныч тормыш тәэмин иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, шәм кабызды. Шуннан соң балалар китапханәдә китапханәче һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә А.Рафиковның "Калугадан Берлинга кадәр"дигән китабыннан сугыш турында хикәяләр укыдылар.