22 июнь көнне Тихоново авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үткәрделәр.
Илебез тарихында беркайчан да онытылмас, кешеләр хәтерендә калачак вакыйгалар бар, ә вакыт аларның бөеклеген генә ассызыклый. Тихоново мәктәбе укучылары «Сугыш турында онытмагыз»дигән темага шигырьләр укыдылар. Һәлак булган якташларыбыз, ветераннарыбыз турында гомуми кайгы билгесе итеп, аларның батырлыгы алдында бер минут тынлык белән баш иеп, «Шәмәрне кабызыгыз»дигән җыр астында шәмнәр кабыздылар.