22 июнь көнне Монай авыл җирлегендә "Хәтер шәме"акциясе узды.
Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар мемориалы янында башланды, аның янында китапханәче мәдәният йорты белән берлектә шәмнәр кабызды. Акцияне оештыручылар катнашучыларга бу акциянең совет солдатлары, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү икәнлеген сөйләделәр. Һәр теләгән кеше , безгә тыныч тормыш тәэмин иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, шәм кабызды. Бу көнне авыл халкы һәлак булган катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга шәмнәр куйдылар.