"Коммуна"ны торгызудан "Юность" кинотеатрында яңа арт-киңлеккә кадәр

2022 елның 24 июне, җомга

Кичә район җитәкчесе Радмир Беляев   генераль директор Дмитрий Макаров һәм аның урынбасары Юрий Разбежкин катнашында социаль объектларда эшлекле сәфәр кылды. Очрашуда Коммунаның иске бинасын торгызу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Элек бу бина менделеевлыларның мәдәни тормышы үзәге булган. Радмир Илдар улы әлеге объектны торгызу буенча үз идеяләре турында сөйләде.

Шулай ук делегация «Яшьлек» яшьләр үзәгендә булды, шәһәр яшьләре белән аралашты һәм «Юность» кинотеатры бинасын карады. Яңа үсеш концепциясе турында директор Миләүшә Канипова сөйләде.

- Кинотеатр бинасы 1969 елдан бирле эшли, анда 306 урынга исәпләнгән кинозал эшли, башка бүлмәләр чаралар үткәрү өчен яраклы түгел, бина искерде, дизайн заманча яшәү рәвеше таләпләренә туры килми. Киләсе елга бу бинаны яңадан үзгәртеп кору көтә, - диде ул.

Шулай ук мәдәният сарае кебек объектларны да карадылар:С. Гассар исемендәге мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге. Тукай урамы,12 адресы буенча урнашкан объект - элеккеге Татпромбанк бинасы буш тора, биредә үзәк китапханәне оештыру планлаштырылуы турында сөйләделәр. 

Аннары "Аммоний" АҖдә киңәшмә узды, анда арт-киңлек проекты белән таныштылар. Әлегә аның «Киләчәк йорт»дигән эш исеме бар. 

- Заманча комплекс-кванториумнар һәм технопарклар аналогы, алар әлегә илнең эре шәһәрләрендә генә бар. Ул үсеш киңлегенә әверелергә тиеш: яңа технологияләр, популяр фән, стартапларга ярдәм итү. Әлегә мондый масштабтагы үзәкне күз алдына да китереп булмый. Без идеяләрне тормышка ашырырга омтылачакбыз. Яшьләргә юл! - дип Радмир Илдар улы үзенең телеграмм-каналында язды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International