Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Татар Чаллысы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Кече җәйге Олимпия уеннары» дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырдылар.
Традиция буенча ярышлар башланыр алдыннан спортчылар Олимпия утын кабыздылар. Күңелле спорт ярышлары узды. Уеннарда катнашучылар үзара спорт эстафеталарында, спортның җәйге төрләре буенча ярыштылар, бер-берсенә ярдәм итәргә, командада уйнарга өйрәнделәр. Барлык яшь спортчылар да бүген үзләрен җитез һәм кыю, югары бүләккә лаек булуларын күрсәттеләр. Ә иң мөһиме-күңелле ярышлардан шатлык һәм яхшы кәеф алдылар.