Агымдагы елның мартында «Аммоний» химия комплексы, республиканың әйдәп баручы химия-технология югары уку йорты һәм район җитәкчелеге хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Килешү кысаларында Менделеевскида химия-технология көллияте төзелеше планлаштырылган.
Инде бүген үк «Аммоний» АҖ яшь кадрлар үсешенә ярдәм итә, чөнки № 3 мәктәп базасында предприятие катнашында химия, биология, физика буенча профиль сыйныфлар җиһазландырылган. Районның 100 чыгарылыш сыйныф укучысының 13е химия өлкәсендә максатчан юнәлеш буенча белем алачак һәм «Аммоний»АҖдә карьера төзи башлаячак.
«Алдынгы инженер мәктәпләре» проекты булачак кадрларны әзерләү өчен өстәмә шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Россиядә ул югары белем бирү һәм фән министрлыгы инициативасы буенча тормышка ашырыла. «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов Яр Чаллыда булганда проектның өстенлеген ассызыклады. Менделеевскины тәмамлаучыларга аның турында Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сөйләде. Инженер мәктәбе барлыкка килү белән укучыларның заманча лабораторияләрдә тәҗрибә һәм белем туплау, алдынгы практикаларны өйрәнү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. "Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджетта 34 млрд.сум салынган",- дип белдерде Әлфия Когогина.
Беренче инженер мәктәбе Яр Чаллыда барлыкка киләчәк. «Аммоний» АҖ Менделеевскида тагын бер мәктәп төзү инициативасын хуплады.
«Алдынгы инженер мәктәбе» н булдыруның төп шарты-индустриаль партнер булу. Инновацияләр үсеше югары дәрәҗәдә булган уңышлы предприятие. Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) өчен Менделеевскида шундый партнер булып «Аммоний»АҖ тора. «Алдынгы инженер мәктәбе» н булдыру өчен гаризаны май аенда җибәргәннәр, бүген ул карауда. Әгәр гариза хупланса, Менделеевскида «алдынгы инженер мәктәбе» барлыкка киләчәк, аның нигезендә КНИТУ химия технологияләрен үстерү мөмкинлеге алачак. Ә уникаль инженер компетенцияләре белән уку нәтиҗәләре буенча чыгарылышларның 80% ы «Аммоний»АҖ кадрлар составын көчәйтә алачак.