Әлфия Когогина чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина  Менделеевск районы чыгарылыш укучылары катнашында узган «Чыгарылыш балы – 2022» гомумрайон чарасында хөрмәтле кунак булды.

«Артта-мәктәп еллары, алда-кызыклы гомер юлы. Сезгә тормышта үз урыныгызны табарга, гаиләгезгә, илгә, җәмгыятькә чын-чынлап файдалы булырга туры киләчәк, ләкин мин ышанам ки, сезнең барлык планнарыгызны тормышка ашыруның ныклы нигезе туган мәктәбегездә алган белемнәр булачак», – дип мөрәҗәгать итте парламентарий чыгарылыш сыйныф укучыларына.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Әлфия Когогина район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән бергә иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр, шулай ук аларның әти-әниләренә һәм сыйныф җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Быел Менделеевск районында мәктәпне 100 чыгарылыш сыйныф укучысы уңышлы тәмамлады, шуларның 20се «Укуда аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International