Монаш авылында авыл көне бәйрәме узды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

25 июнь көнне Монаш авылында Авыл көне үтте. Мәйданга авыл халкы, кунаклар, Илнәт, Актаҗик, Яңа Кокшан авыллары халкы җыелды.

Халыкны Монаш авыл җирлеге башлыгы Иосифов Ростислав Феофанович һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Григорьев Максим Витальевич  котладылар.

Возжайка, Памаш, Кокшан күгәрченнәре ансамбльләре, Шушпык балалар ансамбле үз чыгышлары белән сөендерде. Күчмә сәүдә эшләде, балалар өчен конкурслар һәм уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International