Тойгуҗа авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды һәм Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә карата “Тормыш бер генә тапкыр бирелә” дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
Соңгы вакытта наркомания һәм аның нәтиҗәләре турында күп сөйлиләр. Бу бәла дөньякүләм булды һәм аны хәл итү юлларын табу шактый кыен. Әңгәмә барышында китапханәче яшь китап укучыларга наркотикларның зарары һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар, сәламәт яшәү рәвеше турында шигырьләр сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.