26 июнь - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру уңаеннан, 25 июнь көнне Песәй авыл китапханәсе укучылар өчен "Тормышка - әйе, наркотикларга - юк" дигән китап күргәзмәсе эшләде, анда яшь организмга наркотик чараларның һәлакәтле йогынтысын аңлатучы китаплар һәм буклетлар тәкъдим ителде.
"Наркотиклар - бер якка билет" темасына әңгәмә һәм яшүсмерләр белән "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" дигән флешмоб үткәрелде.