Салым түләүчеләрнең электрон почта яки смс-хәбәрдә салым түләү турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге бар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Салым түләүчеләр электрон почта яки смс-хәбәрдә салым түләү турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкиннәр.

Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 2020 елның 6 июлендәге   ЕД-7-8/423@ боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.  Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.

Мондый мәгълүмат форматы салым түләүчегә мәҗбүри түләүләр  буенча исәп-хисапларның агымдагы торышын үз вакытында күзәтеп торырга һәм пенялар исәпләүгә юл куймаска мөмкинлек бирә. Смс-һәм e-mail-мәгълүмат бирүнең өстенлеге шулай ук мәгълүматларның актуальлеге булып тора, сервис агымдагы датага дөрес мәгълүмат бирә.

Бурыч турында хәбәрләрне кварталга бер тапкырдан да ешрак җибәрмиләр. Салым түләүче, баш тарту турында гариза юллап, алга таба мәгълүмат бирүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Бурыч турында хәбәр итү механизмын гамәлгә ашыру буенча барлык файдалы мәгълүмат, шулай ук аны түләү ысуллары Россия Федераль салым хезмәте сайтының «бурыч турында мәгълүмат " махсус битендә тупланган .nalog.gov.ru/info_dolg/-.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International