Район җитәкчесе Радмир Беляев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин һәм авылда эшлекле активлык буенча киңәшче Ришат Нәфыйков белән Абалач һәм Бөрешле авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыктылар.
Мәсәлән, "Аммоний Агротехнологии" ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы җирләрен, "Абалач" ҖЧҖ һәм "Победа" ҖЧҖ фермер хуҗалыкларын карап чыктылар, терлек азыгы әзерләү буенча аларның җитәкчеләре белән аралаштылар, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алыштылар.
"Аммоний Агротехнологии" ҖЧҖ директоры Александр Мананкин авыл хуҗалыгы предприятиесендәге эшләрнең торышы турында сөйләде, җитен басуын карады. "Аммоний Агротехнологии" ҖЧҖ 4739 га чәчәргә планлаштыра, бүгенге көндә 95% үтәлгән. Минераль ашламалар кертү буенча актив эш алып барыла.
"Абалач" ҖЧҖ дә актив эш алып барыла. Биредә 693 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу хуҗалыкта 2403 гектар чәчүлекләргә минераль ашламалар кертү һәм эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү буенча эшне көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтелде. Делегация директор Ландыш Шияпова белән бергә ферманы карадылар, машина-трактор паркында булдылар, терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм хезмәткәрләргә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Соңгы объект "Победа" ҖЧҖнең Геннадий Козлов фермасы булды, анда 677 баш эре мөгезле терлек бар. Хуҗалык чәчү эшләрен тулысынча башкарган-барысы 1773 га да чәчелгән, шулай ук минераль ашламалар кертү һәм эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү мәсьәләсе дә кискен тора.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре директорлары хуҗалыкларны үстерү буенча үз планнары белән уртаклаштылар, булган проблемалар турында сөйләделәр.
- Без сезнең белән бергә барлык мәсьәләләрне дә әкренләп хәл итәчәкбез, әгәр дә сез үзегез бу мәсьәлә белән кызыксынасыз һәм аларны хәл итүдә актив катнашасыз икән, - дип ассызыклады Р.Беляев.