Абалач мәдәният йортында китапханә белән берлектә интеллектуаль футбол турниры булып узды.
Футбол - бик матур һәм мавыктыргыч спорт төре. Стадион трибуналарында меңләгән җанатарлар армиясенең яраткан командасының керткән тубына сөенүен күзәтүе дә күңелле. Капкага туплар аз керсә, футбол андый ук искиткеч һәм мавыктыргыч булмас иде. Ә интеллектуаль футболда туплар дөрес җаваплар белән керә. Футбол уены кагыйдәләре буенча балалар ике командага бүленеп, футбол белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Сорауга дөрес җавап бирмәгән команда үз капкаларын саклады, ә көндәш командасы өстәмә гол кертү мөмкинлегенә ия булды. Матч мавыктыргыч узды, балалар физик һәм интеллектуаль яктан да шөгыльләнделәр.