Татарстанда 7,5 млрд сумлык ике меңнән артык авыл ипотекасы теркәлгән

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

​Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китерә/

Төбәк территориясендә авыл ипотекасы дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле Татарстан Росреестры тарафыннан 2087 авыл ипотекасы теркәлгән. Иң күп Сан – 1256 – 2020 елда булган. 2021 нче елга 789 авыл ипотекасы туры килде. Программаның авыл халкы өчен мөмкинлекләреннән ешрак Биектау районында яшәүчеләр файдаланган: биредә шундый 243 ипотека теркәлгән, шулай ук Яшел Үзән районында (121) лидерлар рәтендә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, программаның ике ел эчендә Татарстанда барлыгы 7,5 млрд.сумлык 3283 кредит бирелгән.

Билгеле булганча, быел программаны үстерүгә өстәмә рәвештә 7 млрд. сум бүлеп биреләчәк.

«РФ Хөкүмәте тарафыннан авыл ипотекасына резерв фондыннан 7 млрд. сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирү турында карар имзаланды, аның 50% 2022 елда алынган яңа ипотека кредитларын субсидияләүгә юнәлдерү планлаштырыла, бу 16,6 мең гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, һәм 50% - элек 202021 елларда бирелгән торак (ипотека) кредитларын субсидияләүгә ярдәм итәчәк», - дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров фикеренчә, өстәмә акчалар бүлеп бирү программаның гамәлдә булуын активлаштырырга ярдәм итәчәк:


«Авыл ипотекасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының нәтиҗәле механизмнары булып тора, һәм аны финанслауны арттыру күп кенә татарстанлыларга үз торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә зур игътибар бирә торган республикабыз өчен бу бигрәк тә актуаль».

Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова сүзләренә караганда, авыл ипотекасы үзенең кирәклеген күрсәткән инде:


«Җәйге сезон авыл ипотекасы үсешенә яңа этәргеч бирде. Заявкаларның мониторингы күрсәткәнчә, банкка барыннан да ешрак авыл җирлегендә яшәргә һәм эшләргә теләгән балалар белән яшь гаиләләр мөрәҗәгать итә. Күпләр өчен - бу беренче шәхси торак. Процент ставкасы алар өчен авыл ипотекасының төп өстенлеге булып тора

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International