Менделеевск шәһәрендә Гафаров Рөстәм Исмәгыйль улы истәлегенә багышланган ишегалды командалары арасында мини – футбол буенча турнирда җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 15 июненнән ишегалды командалары арасында Гафаров Рөстәм Исмәгыйль улы истәлегенә багышланган мини-футбол турниры старт алды.

Ярышларда ике яшь категориясендә командалар катнашты:

1 төркем 13-16 яшь:

"Камашево " (бистә)
"Постэрония " (Г. Тукай ур.)
"Фомина " (Фомина ур.)
«Татарстан» (Татарстан ур.)

2 төркем 8-12 яшь:

"Арсенал " (Химиклар ур.)
"Литейка» (Гунин ур., поселок)
"Факел" (4 нче мәктәп яны лагере)
"Крепыш" (2 нче мәктәп яны лагере)
"Медведи " (3 нче мәктәп яны лагере)
"Хоккеистлар" (Г. Тукай ур.)

Уеннар әйләнеш системасы буенча ике әйләнеш буенча барды. Команда составы 10 кеше, 4 уенчы + 1. Ике период-15 мин.

Судьялар бригадасы «Батыр»спорт мәктәбе тренерларыннан формалашкан.

Уеннар нәтиҗәләре буенча 8-12 яшьлекләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде::

1 урын - «Арсенал»командасы
2 урын - «Факел»командасы
3 урын - «Хоккеистлар»командасы

13-16 яшьлекләр арасында:

1 урын-Татарстан
2 урын-Постэрония
3 урын-Камашево.

Шулай ук бүген Менделеевск районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында узган спартакиада кысаларында 21-22 июньдә узган мини-футбол буенча ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү булды.

1 урын-Аммоний
2 урын-Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе
3 урын-ИК-10

Барлык җиңүчеләрне район җитәкчесе Радмир Беляев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Казан шәһәре кураторы Ришат Зиннәтуллин котладылар һәм бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International