Дәүләт Думасы тарафыннан «мәгариф хезмәте» төшенчәсен мәгариф турындагы кануннан төшереп калдыру турында закон проекты өченче, соңгы укылышта кабул ителде.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон проекты РФ Президенты Владимир Путинның педагоглар белән очрашуы нәтиҗәләре буенча инициацияләнде һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрергә тиеш. Педагоглар үзләре билгеләп үткәнчә, "мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү" дигән гыйбарә укытучыларның балаларны һәм яшьләрне укытуда һәм тәрбияләүдә роленә туры килми. Мин ышанам, Укытучы эше - хезмәт күрсәтү түгел, бу җәмгыятькә югары хезмәт итү һәм Җирдә иң яхшы һөнәр".
Документ авторлары ассызыклаганча, "мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт" термины бер мәгънәле генә аңлатмага ия түгел һәм коммерция хезмәтләре белән ассоциацияләнә. Терминны төшереп калдыру белем бирү процессының барлык катнашучылары арасында гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итәчәк. Мәгарифне финанслау мәсьәләләрен җайга сала торган мәкаләләрдән «мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү» термины төшереп калдырыла.